«Көнбагышкай» экологияне кайгырта
82 нче номерлы «Көнбагышкай» балалар бакчасында күп еллар дәвамында балаларга экологик тәрбия бирүдә күләмле эш алып барыла.
Экология - бөтен кешелек дөньясының иминлеге белән бәйле факторларның берсе. Россиядә экология проблемасы инде берничә ел рәттән актуаль булып тора. Һәм иң үкенечлесе шунда ки, шушындый хәлгә калуыбызда без үзебез гаепле. Халык мәкалендә: “Җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста”,-диелә. Чыннан да, чисталык һәм тәртип үзебездән башлана. Шушыны аңлап, һәрберебез бу проблемага үз өлешен кертсә, җир шарыбызның, илнең, шәһәрнең экологик торышы начарланудан саклап кала алырбыз. Барыннан да элек үсеп килүче яшь буынга экологик аң тәрбиясе бирүне максат итеп куярга кирәк, чөнки безнең киләчәгебез нәкъ менә шуңа бәйле бит.
82 нче номерлы «Көнбагышкай» балалар бакчасында күп еллар дәвамында балаларга экологик тәрбия бирүдә күләмле эш алып барыла. Бу мәсьәлә буенча эш төрле юнәлешләрдә оештырыла: ата-аналар, балалар, мәктәпкәчә учреждение коллективлары белән берлектә эшләү. Балалар бакчасының "ЭкоЯз" республика санитар-экологик конкурсында катнашуы моның ачык дәлиле булып тора. Әлеге конкурс кысаларында «Хезмәт десанты» экологик проекты тормышка ашырылды. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре, балалар һәм ата-аналар анда актив катнаштылар. Проект кысаларында түбәндәге эшләр башкарылды: балалар бакчалары территорияләрен һәм якын-тирә территорияләрне төзекләндерү, хезмәткәрләр һәм ата-аналар йорт яны территорияләрен, парк зоналарын, шулай ук Чулман елгасы ярларын чистартуга чыктылар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бераз булса да, шәһәр кыштан соң чүп-чардан арындырылды. Төзекләндерү, чистарту эшләрендә актив катнашкан, хәрвакыт теләктәшлек күрсәткән әти-әниләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Квитковская Елена Юрьевна 82нче санлы "Конбагышкай катнаш балалар бакчасы физинструктор, Шагалиева Эльвира Фикусовна 82нче санлы "Конбагышкай" катнаш балалар бакчасы йозу буенча инструктор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев