Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина түбәсенә әйләнеп капланган - ВИДЕО

Чаллының "Пединститут" тукталышы янында ике җиңел машина катнашында авария булды.

Лада машинасын йөртүче 23 яшьлек Алексей "Шәһри Чаллы" хәбәрчесенә шок хәлендә калуын, тыныч кына барганда аның юлын кисүләрен әйтте. "Мин тормозга бастым, тик барыбер бәрелештек", - ди ул. Аның машинасының ян-як тәрәзәсе ватылган, пыяла кыйпылчыгы битен яралаган. Ул бабасының 2003 елгы машинасында барган. Икенче машина исә арендага алынган булган. Ул юл янындагы багананы аударып, түбәсенә капланган. Үлүчеләр, җитди зыян күрүчеләр юк, шуңа Ашыгыч ярдәм машинасы киткән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев