Чаллыда машина йөртүчеләргә 130 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина йөртүчеләргә 130 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр

Чаллы мәшгульлек үзәге шәһәр учреждениеләре һәм оешма-предприятиеләренә кирәкле һөнәр ияләре исемлеген атады.

“Бүгенге көнгә  машина йөртүчеләргә, пешекчеләргә һәм тәрбиячеләргә аеруча зур кытлык күзәтелә”, - ди белгечләр. 
Хезмәт хакларына килгәндә, машина йөртүчеләргә, оешмасына карап, 13 890 мең сумнан - 130 000 мең сумга кадәр вәгъдә итәләр. Пешекчеләр 13 890 - 45 000 сум, тәрбиячеләр - 13 890 - 29 000 сум акчага өмет итә ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек

Нет комментариев