Чаллыда Мәләкәс аша яңа күпер төзелеше бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәләкәс аша яңа күпер төзелеше бара

Хәзер булачак монолит тимер-бетон күпере конструкцияләрен эретеп ябыштыру, свай кертү, ростверкларны бетонлау бара.

Объектта РБР-16 компаниясе белгечләре эшли - алар тарафыннан күперне торгызу һәм инженерлык челтәрләрен яңадан җиһазлау эшләре башкарыла.
Йөрү өлеше дүрт полосага, ике якка да киңәячәк. Хәзер булган күпер җәяүлеләр өчен юл булачак.
Барлык эшләр киләсе елның көзендә тәмамланачак. ГЭС бистәсен һәм Мәләкәс арты микрорайонын тоташтырачак күпер төзелешенә 1 млрд 86 млн сум акча тотылачак.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш

Нет комментариев