Чаллыда Татарстан Республикасы Көне халык бәйрәменә багышланган ат спорты ярышлары узды. Анда жокей Азалия Базлиева идарәсендәге Фишка (Фаворит - Кайли) исемле ат финишка беренче булып килде.
Дистанция 1600 метр булган ат чабышы ярышларында икенче урынны жокей Рената Григорьева, аты Сява (Сквор - Ява) белән яулап алды. Өченче урында исә жокей Динара Гарипова, аты Соленый Ветер белән калды.
Нет комментариев