Чаллыда “Соңгы  кыңгырау”  кайчан чыңлаячак?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Соңгы  кыңгырау”  кайчан чыңлаячак?

Быел Чаллыда 5073 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 1868  унберенче сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлый.

“Соңгы  кыңгырау”  24 майда пәнҗешәмбе көнне яңгыраячак, дип бедерде мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә  башлыгы  Винер  Харисов. Быел Чаллыда 5073 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 1868  унберенче сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлый. Шулардан 182 чыгарылыш сыйныф укучысы укудагы уңышлары өчен Россия дәрәҗәсендәге медальләргә дәгъва итә. Татарстан медальләре быел бирелмәячәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз

Нет комментариев