Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төнлә янган йөк машинасын видеога төшергәннәр - ВИДЕО

Йөк машинасы янган видео социаль челтәрләрдә чыкты.

17 апрель төнге сәгать икенче яртыда Чаллының Виктор Поляков урамында янгын чыккан. Хәвеф турында хәбәр 101 нче янгын сагы номерына килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгән, алар шунда ук йөк машинасын сүндерә башлый. Зур йөк машинасының йөртүчесе урында булмаган.

Янгын тулысынча сүндерелә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Ә ут янында торган җиңел машинаның пластик элементлары эрегән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – автомобильне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев