Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда язгы өмәләр башланды

Сантир-экологик икеайлык кысаларында эшләр май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Чаллының өч районында да, сантир-экологик икеайлык кысаларында, язгы өмәләр үтте. Шәһәрне чүп-чардан арындыру эшләрендә 600 гә якын кеше катнашты. Үзәк районда 13 нче мәктәп укучылары Энтузиастлар бульварын тәртипкә китерде. «7 комплекс», «Центральный 16», «Прибрежный-36», «40 комплекс» ТОС вәкилләре һәм 7, 16, 36, 38, 40 нчы комплексларда яшәүче актив шәһәрдәшләр газоннарны һәм йорт яны мәйданнарын чистартты. Аларга идарә итү компанияләре хезмәткәрләре дә ярдәмгә килде.

Автозавод районы территориясеннән 87 куб метр  чүп-чар чыгарылды. Биредә № 17, 24, 28, 87, 34нче мәктәп, 29нчы гимназия  укучылары һәм № 105, 49,26, 10, 110 балалар бакчалары хезмәткәрләре эшләде. Алар үз мәгариф учреждениеләре мәйданнарын тәртипкә китерделәр.

Шулай ук сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре дә бу эштән читтә калмады.

Комсомол районында исә “Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш колледжы” студентлары «Комсомольский» скверын матурладылар. «Жилфонд» оешмасы хезмәткәрләре «Тридевятое царство» скверында эшләде. «Энергетик» мәдәният сарае коллективы легендар төзүче Евгениюй Батенчук һәйкәле мәйданын кардан һәм чүптән арындырды.

Сантир-экологик икеайлык кысаларында эшләр май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фотолар: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев