Чаллыда югары тизлектә барган машина түбәсенә әйләнеп капланган (фотолар)
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югары тизлектә барган машина түбәсенә әйләнеп капланган (фотолар)

Машина йөртүче, тиешле тизлекне сакламау сәбәпле, юлның уң як бордюрына килеп бәрелә.

11 май көнне иртәнге 6нчы яртыда Яр Чаллы проспектында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. “Лада Приора” автомобиле йөртүчесе Низаметдинов урамы ягыннан Орловская урамына таба хәрәкәт иткәндә, тиешле тизлекне сакламау сәбәпле, юлның уң як бордюрына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә машина түбәсенә әйләнеп каплана. 

31 яшьлек машина йөртүчесе һәм аның 26 яшьлек пассажиры авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Бүгенге көндә алар икесе дә реанимациядә дәвалана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев