Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Үзбәкстан гражданины батып үлгән

Батучыны ярдан 10 метр ераклыкта 2 метр тирәнлектән табып алалар.

Кичә Мәләкәс елгасында (Кыңгыраулы күпер янында) бер кеше батып үлгән. Коткаручылар: «Ир күпердән суга сикерде һәм йөзеп чыкмады» – дигән хәбәр алгач, урынга баралар.

Батучыны ярдан 10 метр ераклыкта 2 метр тирәнлектән табып алалар. Ул 34 яшьлек Үзбәкстан гражданины булып чыга.

Коткаручылар да, табиблар да күпердән суга сикерүнең куркыныч икәнен искәртәләр. «Суга сикерү нәтиҗәсендә умыртка баганасының муен бүлеге зарарлана, чөнки кеше суга, ташка  бәрелә... Суның тирәнлеген чамалап бетерми. Күпердән сикергән кешеләрнең 70%ы исән калмый. Исән калганнары исә инвалид була», – ди 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина.

Зөлфия Исләйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару суга бату