Алдагы тәүлекләрдә шәһәребездә һәм республикабызда һава торышы үзгәрә башлый.
Татарстанга кар болытлары якынлаша. Ул дүшәмбе ява башлаячак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Ә иртәгә якшәмбе «Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак.
Алдагы атнада кар шактый явачак, диләр. Карарбыз, ничек булыр.
Нет комментариев