Шәһәребез бульварлары ни хәлдә?
Мәгълүм булганча, шәһәребездә "Азатлык" мәйданы һәм Шишкин бульвары төзекләндерелә. Аларда эшләр кызу темплар белән бара. Шимбә көнне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев биредә эшләр барышы белән танышты.
Шишкин бульвары ташландык хәлдә иде. Җитәкчеләрнең халык белән очрашулары барышында әлеге бульварны төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Аннары аның проекты буенча җәмәгать тыңлаулары булды. Халык та әлеге проектка үзе тәкъдимнәрен кертте. Хәзер биредә эшләр тәмамлану алдында дисәң дә була. Төзүчеләр мәйданны чистартып, бордюр куйдылар, плитә җәйделәр. Җәяүлеләр юлын уңайлы иттеләр. Бульварның ике башында кызыл төстәге ике күркә билгесе куелган. Моннан тыш, бульварның исеме мәшһүр рәссам Иван Шишкин хезмәтендә дә чагылыш табачак. Ул кызыл төстәге "пика" га урнаштырылачак.
Архитекторлар һәм төзүчеләр фикеренчә, бульвар мәдәни-күңел ачу урынына әйләнергә тиеш. Биредә чыгышлар ясау өчен сәхнә һәм тамашачылар өчен утыру урыннары булачак. Территорияне берничә өлешкә бүлергә җыеналар. Аның берсе арбаларда хәрәкәтләнүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен булачак. Икенчесендә уен һәм спорт мәйданчыгы. Биредәге роллердром исә эсктрим яратучыларга менә дигән бүләк. Аңа каршы мәйданда стритбол уйнарга да мөмкин булачак.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Азатлык" мәйданындагы төзелеш эшләрен удар темпларда бара дип бәяләде. Аның проектын "Стрелка" компаниясе Голландиянең DROM бюросы белән берлектә эшләгән иде. Биредә төзекләндерү эшләре өч этапта барыр дип планлаштырыла. Беренче этапта Хәсән Туфан проспекты белән Тынычлык проспекты арасындагы мәйдан тәртипкә китерелергә тиеш. Биредә яңа бетон нигезгә 7 мең квадрат метр гранит җәелде.
Төзекләндерү барышында заманча яктырткычлар куелачак, агачлар утыртылачак, чәчкәлекләр ясалачак. Үзәктә фонтан булачак. Тиздән биредә навигацияле күрсәткечләр, утыргычлар, телевизион экран да урнаштырылачак. Экраннан футбол буенча чемпионатны карарга мөмкин булачак.
"Төзекләндерүнең 5 адымы" проекты кысаларында ел ахырына кадәр Чаллыда "Азатлык" мәйданының беренче этабы, Шишкин бульвары, Тукай яр буеның икенче этабы һәм Тинчурин бульвары файдалануга тапшырылырга тиеш. Соңгысында Чаллы тарихына багышланган күргәзмә зонасы да урын алачак.
"Шәһәрдәге төзекләндерү эшләре бәяләп бетергесез. Объектив сәбәпләр аркасында иҗтимагый мәйданнарны төзекләндерү эшләре моңа кадәр алып барылмаган иде. Бүген мөмкинлекләр бар. Соңгы 2-3 елда парклар, скверлар үзгәрде. Тукай яр буе, Тинчурин скверы танымаслык булып үзгәрде. Сентябрь ахырына бу объектларда эшләр тәмамланырга тиеш. Чаллыдагы төзекләндерү эшләренә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте зур өлеш кертте", - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әлеге объектларны караганнан соң.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев