Чаллы – дуслар каласы
21 февраль көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә "Чаллы - дуслар каласы" исеме астында мәдәни һәм әдәби фестиваль үз ишекләрен ача. Ул "Чишмә" Халыклар Дуслыгы Йорты белән берлектә инде өченче ел рәттән оештырыла. Быел ул Халыкара туган тел көненә багышлана.
Безнең шәһәрдә бик күп төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Әлеге фестиваль аларга үзләрен күрсәтү, тормышларында булган ачышлары, яңалыклары белән бүлешү һәм тарихи тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен мөмкинлек булып тора. Бу чарада татар, башкорт, мари, мордва, чуваш, азербайҗан һәм рус милләте вәкилләре катнашачак. Алар фестиваль барышында үзләренең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, әдәбияты һәм һөнәрчелек эшләнмәләре белән таныштырып китәчәкләр.
Фестиваль кысаларында биш бүлек үз эшчәнлеген алып барачак. "Әдәби Чаллы" булеге туган як музеенда оештырыла. Биредә Чаллы каласында яшәп иҗат итүче язучыларыбыз белән очрашу көтелә. "Әдәби чатыр" мәйданчыгы балалар һәм яшусмерләр бүлегендә урнашачак. Әлеге булектә шәһәребезнең танылган шагыйрәсе Вера Хамидуллина белән кызыклы очрашу оештырыла. "Алтын куллар" мәйданчыгы безнең төбәктә киң таралган һөнәрчелек төрләренә багышлана. Сәнгать бүлегендә төрле халыкларның һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсен күрү һәм төрле мастер- классларда катнашу мөмкинлеге булачак. Уку залында урнашкан "Аулак өй" мәйданчыгында халыкларның йола-бәйрәмнәрен чагылдырган җыр-биюле тамаша уздырыла. Актлар залында узачак "Гасырлар хәзинәсе" булегендә борынгы китаплар дөньясына сәяхәт оештырыла.
Беренче тапкыр, фестиваль кысаларында, тамашачылар игътибарына "Ак калфак" яктылык ярдәмендә ясалган картиналар шоуы тәкъдим ителә.
Фестиваль үз эшен сәгать 12.00 башлап җибәрә. Әлеге чара онытылмас кичерешләр һәм күңелле ял вәгъдә итә. Рәхим итеп килегез. Сезне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.
Илсияр Ганеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев