Чаллы кызы – дөнья гүзәле
Шәһәрдәшебез, 2нче гимназия укучысы Ләйсән Хәмәдиева Мәскәүдән җиңү белән кайтты. Ул "Дөньяның кечкенә гүзәле" бәйгесендә Гран-при белән бүләкләнде. Ләйсән - Чаллының танылган җырчысы Ринат Хәмәдиевның кызы, талантлы җырчы Илшат Хәмәдиевның сеңлесе. Димәк, аның җырга, сәхнәгә гашыйк булуының сере юк. Кечкенәдән сәхнәдә Ләйсән. Матур итеп җырлый, бии. Тамашачыларның алкышларына күмелә...
Аңа җыр буенча талантын үстерергә 13нче татар сәнгате мәктәбе укытучысы Юлия Муравьева булыша. Шуңа күрә дә ул сәхәгә чыккач җырны профессионал дәрәҗәдә башкарырга тырыша. 6нчы сыйныфта укуына гына карамастан ул төрле бәйгеләрдә җиңү яуларга өлгерде инде. "Чаллының кечкенә гүзәле" бәйгсенең Гран-при иясе булды. "Татарстанның кечкенә гүзәлләре" арасында беренче урынны яулады һәм бриллиант кашлы муенса белән бүләкләнде. Хәзер инде дөньяның иң бәләкәй гүзәле титулына ия булды. Бу - нәни шәһәрдәшебез Ләйсән Хәмәдиеваның Мәскәүдә жюри әгъзаларын үзенең талантына, сәхнәдә үзен тотышына әсир итүенең дәлиле. Ләйсәнгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Җиңүләре белән әти-әнисен генә түгел, шәһәрдәшләребезне дә сөендереп яшәргә насыйп булсын аңа!
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев