Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәчетләрендә өмәләр үтте.

Чаллы мәчетләрендә мәчет яннарын, территорияләрен җыештыру, мәчет биналарының эчке өлешен юуу, чистарту буенча өмәләр узды. "Туфан" мәчетендә ошбу саваплы эшкә 46 кеше катнашты. Мәчет картлары белән беррәттән яшьләр дә себерке, тырма тотып Аллаһ йорты биләмәләрен чүп-чардан чистарттылар. "Нур-Ихлас" мәчете территориясен чистартуда 20 дән артык кеше үз өлешен кетте, бу эшкә...

Чаллы мәчетләрендә мәчет яннарын, территорияләрен җыештыру, мәчет биналарының эчке өлешен юуу, чистарту буенча өмәләр узды.

"Туфан" мәчетендә ошбу саваплы эшкә 46 кеше катнашты. Мәчет картлары белән беррәттән яшьләр дә себерке, тырма тотып Аллаһ йорты биләмәләрен чүп-чардан чистарттылар.

"Нур-Ихлас" мәчете территориясен чистартуда 20 дән артык кеше үз өлешен кетте, бу эшкә хәтта урамнан үтеп баручылар да кушылды. Ә якшәмбе дәресләренә йөрүче мөслимәләр мәчет бинасының эчке өлешен юу, чистарту буенча өмә үткәрделәр. Биредә юылмаган бер карыш җир дә калмады. Бу эшкә 70 ләп мөэминә тартылды. Уртак эш тәмамлангач өмә хөрмәтенә чәй мәҗлесе үткәрелде. Анда мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин өмәдә катнашучыларга бу саваплы эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Язгы җыештыру өмәсе Чаллының башка мәчетләрендә дә оешкан төстә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев