Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре игелекле эшләр кылды

"Язгы игелек атнасы 2017" Бөтенроссия акциясе кысаларында Яр Чаллыдагы "Орион" яшьләр үзәге 800 дән артык төрле чара үткәрде. Анда 10 меңнән артык шәһәрдәшебез катнашты. Чаралар "Яр Чаллыдагы игелекле эшләр үзәге" иҗтимагый оешмасы һәм Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә, "Игелекле эшләр уены 2017" марафоны рәвешендә оештырылды.

Атна дәверендә яшьләр "Экологик уикенд", "Өлкәннәргә ярдәм", "Гаилә белән яраткан китапларны уку", "#Мывместе #Безбергә", "Тарихи Ватаныбызны саклыйк", "Спортлы Татарстан" исемнәре астында төрле түгәрәк өстәлләр, очрашулар, парк, урамнарны, яр буйларын чүпләрдән чистарту өмәләре үткәрделәр. Өлкәннәргә, ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү, яшьләр арасында кан бирү кебек мөһим социаль күренешне популярлаштыру, гаиләдә китапларны сәнгатьле итеп уку бәйгеләре дә оештырылды. Моннан тыш "Җиңү агачы" Бөтенроссия акциясе кысаларында 337 агач та утыртылды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда "Язгы игелек атнасы" акциясе 15 апрельдә башланып 25 нә кадәр дәвам итте. Россия күләмендә ул 1997 елдан үткәрелә. Акциянең төп максаты - яшьләрне мөмкин кадәр игелекле гамәлләргә тартып, файдалы эшләр башкару.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X