Чаллыда баланы бәрдереп, һәлакәт урыныннан качып киткән ирне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Халыклар Дуслыгы проспектындагы 37/06нчы йорт каршында 9 февральдә кичке 5 туларга 10 минутта җәяүлеләр кичүендә автомобиль 11 яшьлек малайны бәрдергән.
Җиңел машина белән идарә иткән зат шушы транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән, ә бала, баш мие селкенгән дигән шик белән, хастаханәгә китерелгән. Тәртип сакчылары әлеге "качкын"ның кемлеген ачыклаган: ул «Рено Дастер»да йөрүче 40 яшьлек ир булган. Полиция аның машинасын автомобильләр куеп тору өчен каралган түләүле объекттан тапкан.
Нет комментариев