Чаллының иң өлкән кәләшенә – 86 яшь
Гадәттә яңа елның беренче айларында 2016 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар. Чаллының тантаналар сарае да узган елда башкарылган эшләрен барлады. 2016 елда Чаллыда барлыгы 3638 пар теркәлгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 14,6%ка азрак. Тик борчыларга урын юк, ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллыда уңай күрсәткечләр дә шактый. Әйтик,...
Моннан 10 ел элек никахка керүче хатыннарның 55%ы 18-24 яшьтә булса, хәзерге вакытта кызларның 36%ы гына бу яшьтә кияүгә чыга икән. Әгәр 2006 елда 25-34 яшьтә кызларның 30%ы кияүгә чыкса, 2016 елда бу күрсәткеч 46%ка җиткән.
Узган елда иң өлкән кияүгә - 82, ә иң өлкән кәләшкә 86 яшь булган.
Теркәлгән никахларның 4%тан артыгы чит ил гражданнары белән булган. Мондый никахаларның саны 130, бу узган елга караганда 20гә артык. Кызлар Төркия, Вьетнам, Египт, Австралия, Израиль, Италия, Франция егетләрен үз итә икән.
Егетләр дә 25-34 яшьтә өйләнүне кулай күргән. Узган елда теркәлгән никахларның 56%ында кияүләр 25-30 яшьтә.
Кызганычка каршы, Чаллыда никахлашу белән бергә аерылышулар да арткан. 2016 елда 2200 гаилә таркалган. Бу 2015 елга караганда 3,2%ка артык. Биш ел да яшәмәгән ир белән хатыннар аерылышучылар арасында күпчелекне тәшкил итә икән. Узган елда 52 ел бергә яшәгән ир белән хатын да аерылышкан. Узган елның иң кыска гомерле гаиләсе 46 көннән соң таркалган.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев