Чаллыда «Татар егете» конкурсының сайлап алу туры узачак
30 мартта 13.00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете - 2018» республика яшьләр проектының сайлап алу туры уздырыла. Конкурста татар телен яхшы белүче 15-23 яшьлек егетләр катнаша ала. Сайлап алу турында «Егет булса - ут булсын» дип исемләнгән үзең белән таныштыру өчен визит карточкасы әзерләргә кирәк булачак. Шулай ук катнашучылар...
30 мартта 13.00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете - 2018» республика яшьләр проектының сайлап алу туры уздырыла. Конкурста татар телен яхшы белүче 15-23 яшьлек егетләр катнаша ала. Сайлап алу турында «Егет булса - ут булсын» дип исемләнгән үзең белән таныштыру өчен визит карточкасы әзерләргә кирәк булачак. Шулай ук катнашучылар «Тарихны онытма!» интеллектуаль конкурсында көч сынашачак. Катнашу өчен гаризалар 29 мартка кадәр mc-shatlyk@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Хатта темада «Татар егете» дип күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев