Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча бүләкләр алды

Чаллы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча «Шәһәр округлары» категориясендә "Иң яхшы муниципаль берәмлек" номинациясендә 2нче урынны алды.

Ике ай дәвамында муниципаль берәмлекләр, республиканың табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, республика халкы санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эш алып бардылар. Конкурста ачыкланган һәм бетерелгән рөхсәтсез чүплек урыннары һәм мәйданы, җыелган макулатура, полиэтилен савытлар саны, чараларда катнашкан катнашучылар саны, район территориясендә су объектларының төзекләндерелгән су саклау зоналары саны исәпкә алынды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында автокала укучылары да билгеләп үтелде. Яшь чаллылылар батарейкаларны җыю буенча югары күрсәткечләр өчен бүләкләр алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ике ай дәвамында алар файдаланылган батарейкаларны махсус боксларга-«Дюрасел Раша»компаниясе биргән контейнерларга җыйганнар. "Эковесна-2019" республика акциясе нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда 3825 кг файдаланылган батарейка җыелды.  11 нче мәктәп укучысы Денис Кардашевский 1-4 сыйныфлар арасында иң актив укучы булды. Яшь чаллылы 73,1 кг батарейканы эшкәртүгә тапшырган. 60 нчы мәктәптән Әмир Рамазанов 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 43 кг батарейкаларны тапшырып җиңү яулады. 48 нче мәктәп укучысы Максим Васев 30 кг нәтиҗәсе белән өченче  урын алды. Бөтен республика укучылары 24,6 тонна файдаланылган батарейкалар җыйган. Алар барысы да Чиләбегә «Мегаполисресурс»ка эшкәртүгә җибәрелде.

 

http://nabchelny.ru/news/36697

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев