Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының алты оешмасында ковидка каршы чараларны бозу очраклары ачыкланды

Пандемия башланганнан бирле Чаллыда 6 596 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бу уртача республика күрсәткеченнән 0,3%ка түбәнрәк. 372 кеше медицина күзәтүе астында, 11 456 кеше исәптән төшерелгән.

 Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина хәбәр итте: «Узган атна белән чагыштырганда лабораториядә расланган очраклар саны 2,9 тапкыр арткан».
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан эпидемиягә каршы профилактика чараларының үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итәләр. Алар сәүдә, җәмәгать туклануы объектларын, медицина оешмаларын, сәнәгать предприятиеләрен һәм мәгариф учреждениеләрен тикшерәләр.
«Узган атнада Чаллыда 17 предприятие тикшерелгән. Алты объектта ковидка каршы чараларны бозулар ачыкланды, болар – дүрт мәктәпкәчә белем бирү объекты һәм ике сәнәгать предприятиесе. Вазыйфаи һәм юридик затларга карата гамәлдәге законнар нигезендә административ йогынты чаралары күрелде. «Железнодорожник», «Агросила Сервис» предприятиеләрендә җиһазлар, инвентарьлар тулысынча дезинфекцияләнми, эш бүлмәләрендә һаваны зарарсызландыру җайланмалары юк. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә персонал өчен антисептиклар юк», - дип аңлатты Лемуза Нәфыйгуллина.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, муниципалитет карамагындагы учреждениеләр Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү үрнәге булырга тиеш: «Сүз балаларга кагылышлы гап-гади санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәү турында бара. Балалар һәм яшүсмерләр булган җирдә, таләпләр югарырак булырга тиеш. Бу – балалар күпләп була торган объектлар. Антисептикларга да, кулларны эшкәртүгә дә, хәзерге вакытта кирәкле инструментлар, җиһазлар һәм дарулар өчен акча бар. Биредә тәртип булырга тиеш».  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы