Чаллының Шамил Усманов урамында капиталь ремонт 45%ка үтәлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Шамил Усманов урамында капиталь ремонт 45%ка үтәлгән

Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр иң проблемалы участокны яңарту «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Автомобиль юллары оешмасы эшләрне 45 %ка үтәде. Борт ташларын демонтаж ясаганнар, асфальт-бетон өслекне фрезерлау башкарылган, тышкы яктырту баганалары өчен заклад фундаментлар урнаштырылган, паркинг кесәләренә нигез салу эшләре төгәлләнгән. 
Хәзер тышкы яктырту баганаларын урнаштыру, тигезләүче асфальт-бетон өслекне салу һәм борт ташларын төзекләндерү эшләре бара. 
Контракт буенча эшләрне тәмамлау вакыты октябрьдә, әмма юлчылар капремонтны иртәрәк төгәлләргә ниятли.

 


юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса

Нет комментариев