Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит илдән кайткан алты кешегә 45 мең сум штраф салынды

РФ баш дәүләт санитар табибының 27 июльдәге 22нче карары нигезендә, чит илләрдән килгән гражданнар, лаборатория тикшеренүе нәтиҗәләрен алганчы, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш

. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, чит илдән кайтып, Чаллының 72 кешесе дәүләт хезмәтләре порталында яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләрен билгеләмәгән. Аларның 52сенең тест нәтиҗәләре кулда, әмма алар техник сәбәпләр аркасында дәүләт хезмәтләре порталында урнаштыра алмаганнар. Калган 20 кешегә карата административ беркетмәләр төзелде - алтысына суд карары буенча 45 мең сумлык штраф салынды инде. Штрафларга эләкмәс өчен сәяхәтчегә дәүләт хезмәтләре порталында «Россия Федерациясенә килүчеләрне теркәү»бүлегендә анкета тутырырга кирәк. Өйгә килгәннән соң өч көн эчендә турист Covid-19 тестын узарга тиеш, ә аннары аның нәтиҗәләрен порталда урнаштырырга, «Россия Федерациясе территориясенә килүчеләр өчен яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү» формасын тутырырга тиеш.

 

Чыганак:Челны-биз
Фото:Ачык чыгынаклардан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев