Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чулпан һәм Илфат Әскәровлар: «Тормышыбыз зарланырлык түгел»

Алар тотрыклылык һәм мәдәният үсеше өчен тавыш бирделәр.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Чулпан һәм Илфат Әскәровлар 33нче урта мәктәптә үзләренең гражданлык бурычын үтәделәр. 

- Без Россия Президентын сайлауга бәйрәмгә килгән кебек теләп килдек. Аллаһка шөкер, тормышыбыз зарланырлык түгел. Чаллыда бер-бер артлы ике театр, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары, торак йортлар  төзелде. 

Урамнарыбызда автогигантта җитештерелгән уңайлы автобуслар йөри.

Театр әһелләре өчен Россиядә төрле чаралар үткәрелә. 

Балаларыбызга бар яктан үсәр өчен дә барлык шартлар тудырылган. Теләгән кеше баласын татарча да укыта ала. Безнең улыбыз "Адымнар" мәктәбендә укый. 

Кыскасы, барына канәгать булып Аллаһка шөкер итеп яшәргә генә кирәк. Без тотрыклылык, үсеш, мәдәниятебезнең чәчәк атуы өчен тавыш бирдек. Театрга килегез, күңелләрегезне рухи яктан баетыгыз, - диләр Татарстанның атказанган артистлары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентын сайлау #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз