Дачада чүп-чар яндыру кагыйдәләре үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Дачада чүп-чар яндыру кагыйдәләре үзгәрә

Чүп-чар, яфрак һәм коры калдыкларны торак корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт ителәчәк.

Үзгәрешләр 1 марттан үз көченә керә. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Әлеге яңалык нигезендә, чүп-чар яндыра торган урын белән йорт арасы хәзер 50 метр урынына 15 метр булачак, ә чүпне тимер савытта яндырган очракта аны 7,5 метрга кадәр кыскартырга рөхсәт ителә», - дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

Шул ук вакытта, теләсә нинди очракта да һава торышын исәпкә алырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк. Чүп-чарны җилсез көнне яндыруың хәерле.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев