Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров «Җылак»ка 17 билет алган

Февральдә халык артисты Әзһәр Шакиров турында фильм прокатка чыга.

"Җылак" фильмы татар артистлары, гомумән, шәхесләр турында беренче һәм бердәнбер фильм буларак тәкъдим ителә. 

Узган ел октябрь аенда Чаллыда "Җылак" фильмы турында фикер алышу булган иде. Монда яздык. Мондый очрашу республиканың башка район-шәһәрләрендә оештырылды. "Җылак"ның режиссеры Алмаз Нургалиев тамашачы сорауларына җавап бирде, киноның төшерү тарихын сөйләде. 

Фильм танылган татар актёры, язучы Әзһәр Шакиров турында.

"Канатым салынып йөргән чакта, Әзһәр абый "син режиссер булырга тиешсең", дип кисеп әйтте. Бу сүзләре өчен мин бик рәхмәтлемен. Әлбәттә, фильмны әзерләгәндә бәхәссез булмады. Әзерләп бетергәч, киредән сүтеп җыярга да туры килде", - дигән иде ул чакта Алмаз Нургалиев. 

Шулай ук Әзһәр Шакировның характерын ачкан тагын бер вакыйганы әйтеп үтте. "Фильмда мин җырлый торган җыр бирелә. Аны беренче тапкыр Әзһәр абыйга тыңлаткач, ул болай диде: "Да, малай, кемгәдер Аллаһ тавыш бирә, кыяфәт бирми".

Фильм 2022 елның январендә төшерелә башлый. Беренче презентация 2023 елның 28 июлендә Казанда була. Әзһәр Шакировның туган ягы Азнакайда да үтә. "Якташын хөрмәт итеп булса кирәк, Данир Сабиров анда берьюлы 17 билет алган диделәр миңа", - ди режиссер.

Шулай ук быел да, юмор остасы соравы буенча, фильмның ябык презентациясен үткәрергә теләүләрен әйтте.

"Кеше бер караган киносын икенче тапкыр карамый. Үземнән чыгып әйтәм, сәнгать өлкәсендәге, үзе шәхес булган кеше бигрәк тә карамый. Әгәр фильмны шәхесләр кабатлап карарга тели икән, бу зур бәя дип саныйм. Фикер алышу, презентацияләрдән чыгып, фильм уңышлы булырга охшаган. Ул Татарстанның бөтен районнарында да күрсәтелер дип планлаштырабыз. Шулай ук Россиянең татарлар яшәгән  30лап төбәгендә чыгар дип өметләнәбез", - ди Алмаз Нургалиев.

Фото социаль челтәрләрдән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев