Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Җылак» турында сөйләшәчәкләр

Чара «Энергетик» мәдәният сараенда 12 октябрьгә планлаштырылган.

Программада режиссер Алмаз Нургалиев белән очрашу һәм аның "Җылак" фильмы турында фикер алышу каралган. 
 
Афишадан күренгәнчә, фильмда төп герой - танылган татар актеры Әзһәр Шакиров. Фильм да аның үзе турында. 

"Әзһәр Шакиров - 60 елга якын Г.Камал театрында хезмәт иткән артист. Шулай ук ул татар киносы юнәлешендә дә зур хезмәт куючылардан. Ә халык аңа үзенчә “Елак артист” дип кушамат таккан. Әлеге псевдо-документаль элементлар кушылып төшерелгән биографик нәфис фильм аркылы без Әзһәр Шакиров шәхесенә кагылышлы һәм бүгенге көндә җәмгыятебезне борчыган актуаль сорауларга җавап эзлибез. Артист кем ул? Тормыш юлындагы нинди сынаулар адәм баласыннан шәхес ясый? Шәхеснең милләт язмышында уйнарга тиешле роле?"- дип сөйләде фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев. 

Шулай ук ул фильмда утыздан артык образ булуын һәм әлеге рольләрне Россиядә эшләп килүче дәүләт һәм үзешчән театр актерлары уйнавын әйтте.

"Моның сәбәбе: тапталмаган йөзләр, характерлар аркылы проектның үзенчәлеген күрсәтү, уйнаучы актерларның табигыйлеге аркылы тамашачыны фильмның чынбарлыгына инандыру, татар киносы өчен яңа шәхесләр ачу,"- диде режиссер.

Фильмда Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Арча, Актаныш, Кукмара, Минзәлә үзешчәннәре һәм Казан, Минзәлә, Әтнә, Ырынбур, Уфа дәүләт тетрлары актерлары катнашкан.

Режиссер Алмаз Нургалиев тумышы белән Актаныштан. 2000-2006 елларда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясендә белем алган. "Туган ил буйлап", "Уеннан уймак 2", "Ак чәчәкләр", "Тәрбия баскычлары", "Китапханәче","Нәҗибә", "Между семью островами" фильмнарының режиссеры. Соңгысы 17нче Халыкара "Мөселман киносы" фестивалендә "Иң яхшы документаль фильм" дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев