Һәр кәшәкәне чемпионнарга ясаган кебек эшлиләр
Август аенда Яр Чаллыда хоккей кәшәкәләрен җитештерүче "ЗаряД" заводының эшләвенә бер ел тула. Үзенчәлекле предприятиене шәһәребездә өч мәртәбә дөнья чемпионы һәм дүрт тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган, танылган хоккейчы Данис Зарипов ачты. Әлеге завод Россиядә хоккей кәшәкәләрен җитештерүче бердәнбер предприятие булып санала.
Яр Чаллыда ул алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең резиденты исемен алып, уңышлы гына эшли. Шәһәр журналистларын заводның торышы, яңалыклары белән таныштыру максатыннан шушы көннәрдә "ЗаряД"ка экскурсия оештырылды. Каләм осталарына РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев та кушылды.
Кунакларны танылган хоккейчы Данис Зарипов үзе һәм заводның генераль директоры Иван Савин каршы алдылар. Алар кәшәкәләр җитештерүнең этапларын күрсәтеп, аның өстенлекләре һәм үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләделәр.
Заводта 90 лап кеше хезмәт күрсәтә. Аена 4000 меңгә якын кәшәкә ясыйлар. Гомумән, аларның саны сорауга карап төрләнеп тора. "Кирәк булса илне тулысынча кәшәкәләр белән тәэмин итәргә әзербез", - дип белдерде Иван Савин. Шунысы үзенчәлекле: эшчеләр арасында хатын-кызлар да шактый. Кәшәкәләрне ясауда гади кул хезмәте дә кулланыла икән. Мәгълүм булганча, бу эшне хатын-кызлар яхшырак башкара. Шуңа да станоклар артында күбрәк ир-егетләр торса, хатын-кызлар кәшәкенең аерым өлешләрен ясау, аны бизәү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, кәшәкенең "клиногын" кулдан җыялар. Шайбага кәшәкә белән бәргәндә төзү атуга ирешер өчен, эшчеләр аның эченә өстәмә катылык кабыргалары урнаштыралар. Әлеге эш кәшәкенең катылыгын саклап калырга ярдәм итә. Аның төп өлешләре исә зур станоклар артында ясала.
- Чимал белән предприятиене Татарстан оешмалары тәэмин итә. Шуңа да кәшәкә бәяләре чит илдә җитештерелгәннәргә караганда арзанрак. Мәсәлән, бүгенге көндә "ЗаряД"та ясала торган иң кыйммәтле кәшәкенең бәясе 9000 сум. Аннан кала 6000, 5000 сумлыклылары бар. Гомумән, бәяләр көндәшләрнекенә караганда 30% арзан. Бүгенге көндә профессиональ булмаган спорт белән шөгыльләнүчеләрнең ихтыяҗларын да канәгатьләндерерлек оптималь бәя өстендә эш алып барабыз, - дип сөйләде Иван Савин.
Әйтергә кирәк, "ЗаряД"та продукция сыйфатына һәм эшчеләр куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә. Һәрбер этапта диярлек кәшәкәләр сынау уза. Махсус станокларда аларның катылыгы, авырлыгы, техник характеристикалары билгеләнә. Алар махсус паспортка язылып теркәлә. Станокларда барлык сәламәтлекне саклау чаралары күрелгән.
Әзер кәшәкеләр складта саклана. Анда Данис Зарипов өчен ясалганнары да бар. "Теләсә кайсы вакытта аларны алып, бизәп, хоккей уйнарга чыгып китәргә мөмкин. Гомумән, Данис безнең төп тәнкыйтьче һәм илһам чыганагы. Шуңа да һәрбер кәшәкене чемпионнарга ясаган кебек эшлибез", ди Иван Савин.
Заводта кәшәкеләрнең берничә төр линиясе җитештерелә: профессионаллар, ярым профессионаллар һәм балалар өчен. "Үзем завод ачылганнан бирле әлеге кәшәкеләр белән уйныйм. Дмитрий Анатольевич Медведев та безнең кәшәкәне ошатты. Сергей Шойгу да заказ бирде", - дип бүлеште Данис Зарипов үзе. Марат Бариев исә җитәкчеләрдән заводны автоматлаштыру планнары турында кызыксынды.
- Безнең заводта махсус укыту программасы эшли. Зур заказлар булган очракта, эшчеләрне тиз арада алар буенча әзерләп, планны үти алачакбыз, - дип белдертте Иван Савин.
Данис Зарипов исә заводның эре сәүдә элемтәләре белән сөйләшүләр алып барганын да билгеләп үтте. Әлбәттә, киләчәктә кәшәкеләрдән кала башка спорт инвентарен чыгару да планда бар. Әмма бүгенге көндә завод үзенең тулы җитештерү көченә генә чыга. Шуңа да безнең максат -кәшәкеләрне югары сыйфатта ясап, хоккей сөючеләрнең ышанычын яулау.
Гомумән, Марат Бариев "ЗаряД" заводына югары бәя бирде.
- Данис Зарипов - үз иленең чын патриоты. Санкцияләр чоры вакытында ул үз илебездә чит ил җитештерүчеләренә көндәш тора алырдай югары сыйфатлы товар җитештерә. Без аңа уңышлар телибез. Һәм үз чиратыбызда аңа барьяклап ярдәм итеп торырга әзербез.", - дип төгәлләде депутат.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев