Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы әдипләрен Казанда бүләклиләр

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе өч номинациядә иң яхшы әсәрләрне билгеләде. Әлеге конкурс җиңүчеләрен бүген, 21 февраль көнне, сәгать 11дә Казанда бүләклиләр.

«Шигырь» номинациясендә, шулай ук «Поэма» һәм «Үсмерләр әдәбияты. Повесть» номинацияләрендә җиңү яулаган шәһәрдәшләребез Лилия Гыйбадуллинаны,  «Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә җиңеп чыккан Әнвәр Шәриповны, шул ук номинациядә 2нче урынга лаек булган, «Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясендә җиңү яулаган Лилия Фәттахованы чын күңелдән тәбрик итәбез. Әлеге конкурс, аларның номинантлары турында моннан укый аласыз.  

Моннан тыш ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле булды. 15 роман арасында беренче урынны «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы белән Зөлфәт Хәким алды.  Икенче урында – «Урда ханы Үзбәк» романының авторы Фирдүс Гыймалетдинов. Шәһәрдәшебез, каләмдәшебез Равил Сабыр «Фәхрине үтереп ташладылар» романы белән өченче урын алды. Шәһәрдәшебез Равил Сабырны да шулай ук бүген Казанда бүләклиләр. 

Сүз уңаеннан, язучы Равил Сабыр белән интервьюны моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү