Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Донбасстан кайткан Рөстәм Гатин оекбаш бәйләүчеләр янында

«Егетләребез җылы бүләккә бик сөенәләр. Шунда ук аякларына киеп куялар. Размерлары 42-43 булса, әйбәт булыр иде, - ди эшмәкәр.

Мобилизацияләнгән ир-егетләргә оекбаш бәйләүчеләр зарыгып көткән кунагын кабул итте. Аларга "Приют человека" проекты җитәкчесе, кыр кухнясы хуҗасы Рөстәм Гатин килде. Исегезгә төшерәбез, шәһәребез эшмәкәре күптән түгел Лисичанкттан кайткан иде. Анда ул авыр хәлдә калган Донецк кешеләренә 2 ай буе кайнар аш ашатты. Бу хакта без монда язган идек.

Рөстәм Гатин оекбаш бәйләүче осталар белән дә тыгыз элемтәдә тора икән. Ул үзе белән бер партия оекбашлар алып китеп, хәрбиләргә тараткан булган. Бүген ул кызлар белән очрашуда шул хакта сөйләште.

- Егетләрнең носкилар юарга мөмкинлеге юк. Алар аны ташлыйлар гына. Оекбашлар бик кирәк ди егетләр. Сез бәйләгән оекбашлар егетләрне саклый. Алар андый җылы бүләккә сөенәләр генә. Шунда ук аякларына киеп куялар. Размерлары 42-43 булса, әйбәт булыр иде, - ди Рөстәм Гатин.

Сишәмбе Чаллы активисты тагын ерак юлга кузгала. Бу юлы үзе белән оекбашлар алмый. Гуманитар ярдәм машинасы тулы дигән.

Искәртергә кирәк, кул осталары илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле 1300 пар оекбаш бәйләгән. Һәрбер оекбаш эченә алар күчтәнәч һәм балалар хатлары салалар. "Бәйләнгән оекбашларга ихтыяҗ зур", - ди "Дарим тепло Набережные Челны" төркеме җитәкчесе Светлана Карпова. Бәйләм җепләре җитми. Яңа елга җепләр сорап алар Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттаховка чыкты. Бу хакта сез тулырак тиздән сайтта укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев