Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Думага мессенджерларда анонимлыкны тыю кануны кертелде

Русия Дәүләт Думасында мессенджерлар операторларына аноним кулланучылар белән эшләүне тыючы канун өлгесе теркәлде. Документны депутатлар Марина Мукабенова ("Бердәм Русия"), "Александр Ющенко (КПРФ) һәм Олег Николаев ("Гадел Русия") әзерләгән. Мессенджерлар операторлары "Русия кануннарына ярашлы идентификация узган кулланучыларның гына хәбәрләрен таратырга тиеш" дип әйтелә канун өлгесендә. Сүз элемтә операторлары белән килешү төзеп...

Русия Дәүләт Думасында мессенджерлар операторларына аноним кулланучылар белән эшләүне тыючы канун өлгесе теркәлде. Документны депутатлар Марина Мукабенова ("Бердәм Русия"), "Александр Ющенко (КПРФ) һәм Олег Николаев ("Гадел Русия") әзерләгән.

Мессенджерлар операторлары "Русия кануннарына ярашлы идентификация узган кулланучыларның гына хәбәрләрен таратырга тиеш" дип әйтелә канун өлгесендә. Сүз элемтә операторлары белән килешү төзеп алган кесә телефоны номеры турына бара.

Моннан тыш, операторларны дәүләт оешмаларының мөһим хәбәрләрен таратырга мәҗбүр итмәкчеләр. Кулланучылар соравы белән реклама яки башка төрле мәгълүматны таратуны чикләү дә каралган.

Авторлар үзгәрешләрне 2018 елның 1 гыйнвареннән кертүне тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X