Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дуслык аллеясе

18 октябрь көнне узачак тагын бер матур чара шәһәрне яшелләндерүгә багышлана. Халыклар дуслыгы проспектының КФУ тулай торагы районында шундый ук исемдәге аллеяга нигез салыначак. Ниһаять, милли җәмгыятьләрнең хыялы тормышка аша. Яз башында ук алар шушы урынга агачлар утырту тәкъдиме белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән иде. Милли җәмгыятьләр советы рәисе Виталий...

18 октябрь көнне узачак тагын бер матур чара шәһәрне яшелләндерүгә багышлана. Халыклар дуслыгы проспектының КФУ тулай торагы районында шундый ук исемдәге аллеяга нигез салыначак. Ниһаять, милли җәмгыятьләрнең хыялы тормышка аша.

Яз башында ук алар шушы урынга агачлар утырту тәкъдиме белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән иде. Милли җәмгыятьләр советы рәисе Виталий Агапов әйтүенчә, биредә милли җәмгыятьләр санынча, 20 төп агач утыртылачак. Аллеяга нигез салуда чаллылылар да катнаша ала.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә калабызны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, территорияләрне санитар чистартуга багышланган көзге айлык барышында чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын аерып җыюны, вакытында төяп озатуны оештырырга тәкъдим ителде. Шулай ук, каты көнкүреш һәм үсемлек калдыкларын яндыруны тыю да алар җаваплылыгында. Үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештыруны оештырмаган җитәкчеләргә, ТР Административ кодексы нигезендә, штрафлар салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев