Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Е мое! Әбиләр квадроциклда йөри!"

Шушы көннәрдә генә интернет челтәрендә гаҗәп видео таралды. Ике татар әбисе квадроциклда авыл урамын әйләнә. Башларына мамык шәл бәйләгән, аякларына галош кигән әбиләрнең атта, һичьюгы мотоциклда йөргәнен күрсәк, ул кадәр үк гаҗәпләнмәс тә идек, ә монда - квадроцикл! Татар әбиләре турындагы роликны санаулы көннәр эчендә дистәләгән мең кеше карап өлгерде....

Шушы көннәрдә генә интернет челтәрендә гаҗәп видео таралды. Ике татар әбисе квадроциклда авыл урамын әйләнә. Башларына мамык шәл бәйләгән, аякларына галош кигән әбиләрнең атта, һичьюгы мотоциклда йөргәнен күрсәк, ул кадәр үк гаҗәпләнмәс тә идек, ә монда - квадроцикл! Татар әбиләре турындагы роликны санаулы көннәр эчендә дистәләгән мең кеше карап өлгерде. Эчтәлеге мондый: берсе руль артында, икенчесе пассажир урынында утырган ике татар карчыгы бик оста гына машина белән идарә итә, ә вакыйгаларны икенче бер хатын-кыз көлә-көлә видеога төшереп тора. Үз күзләренә үзе ышанмагандай, «оператор ханым» сөйләнеп тә ала: «Ё-моё! Әбиләр квадроциклда йөри!» Авылдашларының игътибарын җәлеп иткәнгә куанып булса кирәк, әбекәйләр дә елмая. Видеоязма чыкканнан соң, күпләр заман техникасын карчык кешеләр иярләүгә ышанып җитмәде - «шәл бөркәнгән ир-атлар бит ул!» - дип язучылар да, квадроциклны әбиләргә биреп кенә торганнардыр дип фаразлаучылар да булды. Ә иң кызыгы шул: карчыкларны Татарстан белән Башкортостан үзара «бүлеште» - ике республикада да әбиләрне үз территорияләрендә яши дип язып чыктылар. Телевидениедә таралган мәгълүматка караганда, әбиләр Лениногорск районының Шөгер авылыннан. Тик Шөгер җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин бу мәгълүматны кире какты. «Бездә мондый әбиләр дә, видеода күренгән биналар да, андый урам да юк. Нишләп Лениногорск районыныкы дип язганнардыр аларны, үзем дә аптырадым», - ди башлык. «Сельсоветта» әбиләрне «Алар Бүздәкнеке бит!» - дип фикер алышканнарын ишеттем. Ә Бүздәк - белүебезчә, Башкортостан республикасындагы бер район ул. Ут-күрше булган республиканың мәгълүмат чаралары, чыннан да, видеоны «башкорт әбиләре квадроциклда җилдерә» дигән исем астында тараткан. Ләкин бу мәгълүмат та дөреслеккә туры кимәде. Эзли торгач, «Безнең гәҗит» дөреслекнең эзенә төште: бөтен интернетны шаулаткан видео герое - Минзәлә районының Бикбау авылында яшәүче 65 яшьлек Розалия апа Фәхретдинова булып чыкты. Беренче чиратта, видеоны төшереп алган ханым - Альбина Әхмәтовны эзләп таптык. Ул менә нәрсәләр сөйләде: - Безнең Бикбау авылы Ык елгасы яры буена урнашкан. Шунлыктан һәр елны боз киткәндә без боз китү бәйрәме үткәрәбез. Быел да, һәр елдагыча, бәйрәмгә җыелганда клуб янына җиткән идек - арттан мотоцикл тавышы ишетелә. Борылып карасам, Розалия апа Нурлыхада апаны квадроциклга утырткан да, җилдереп килеп яталар. Минем моңа кадәр мондый әйберне күргән юк иде. Күргәч, шаклар каттым. Төшерим әле сине, дим. Төшер, әйдә, ди. Төшердем, минем анда ялгыш-йолгыш сүзләр дә чыгып киткән инде, анысы… (видеода сүгенү сүзләре дә бар - иск.). Мин аны үзем өчен генә төшергән идем бит. Шуннан җыйнаулашып киттек боз озатырга. Күңелле генә бәйрәм үткәрдек. «Ватсап» дигән интернет программасында безнең сыйныфташлар языша торган төркем бар. Бу видеоны: «Карагыз әле, авылда нинди кызык хәлләр бар», - дип, шунда җибәргән идем. Кешедән-кешегә күчеп, бөтен республикага таралган, хәтта интернетка да куйганнар. Бик популярлашты Розалия апа. Әле менә Russia Today каналыннан шалтыратып, видеогызны көнбатыш аудиториясенә чыгарырга ярыймы дип, рөхсәт сорадылар, - ди видео авторы. Видеороликтан бер кадр Видеороликтан бер кадр Бикбау авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Лилия ханым Закирова исә видеоның ничәсе көнне төшерелгән булуын да белә: 14нче апрельдә. Белмәс иде, авылда боз нәкъ менә шушы көнне киткән, һәм Ык яры буена бу көнне 54 кеше җыелган булган. - Бу көнне без халык белән төрле җырлы уеннар уйнап үткәрәбез. Бөтен хәсрәтләребезне алып кит дигән булып, боз белән саубуллашабыз, өлкәннәр яр буенда белгәннәрен укый, уеннар уйныйбыз. Безнең бу бәйрәмгә Розалия апа Фәхретдинова үзенең квадроциклында килде. Бу безнең өчен гадәти хәл - Розалия апа кибеткә дә, кая булса да йомыш белән барырга кирәк булса да, шушы квадроциклына утырып йөри. Без моңа күнеккән. Ә Альбина Әхмәтованың күргәне булмаган күрәсең - авыл зур бит, 500ләп хуҗалык. Ул күреп алды да, исе китте. «Розалия апа, тукта әле, мин сине төшерим әле», - ди. Шулай итеп, кадрга эләкте. Розалия апа безнең авылда бик мөхтәрәм кеше, активистка. Әле күптән түгел генә мөнәҗәт бәйрәме үткәргән идек, шунда катнашты. Авылда яшьләр юк, 300ләп хуҗалыкта өлкәннәр яши. Мәктәп яшендәге 3 кенә бала бар, алар исә күрше авылга автобус белән йөреп укый. Эш юк чөнки, шуңа таралыша халык. Тик шулай булса да, Бикбау карчыгы бөтен дөньяга таралды дисәм дә ярыйдыр. Квадроциклны иярләгән 65 яшьлек Розалия апа Фәхретдинова исә үзе бу осталыгын гадәти хәл дип саный. - Нинди кызыгын тапкансыздыр, - дип, ризасызлык та белдереп алды әле ул без шалтыраткач. - Бу квадроциклны ике ел элек улларым бүләк иткән иде. Өч малаем бар минем. Җыйнаулашып сатып алып бирделәр. Авыл җирендә бер техникасыз булмый бит - мин әле дә маллар асрыйм, сыерларым бар, әле күптән түгел генә ике бозау алдым, каз-үрдәк дигәндәй, шуңа өстәп инкубаторда чебиләр дә чыгарам. Печән алып кайтырга, бәрәңге бакчасын сукаларга менә дигән ярдәмче бу машина миңа. Улларым алып кайтып биргәч тә йөртергә курыкмадым. Чөнки электән үк техника иярләгән кешемен. Мотоцикл да йөрттем, трактор да… Әле агач күпердән тракторга төяп печәннән кешеләрне алып кайта торган идем. Кешеләр дә курыкмый иде. Күпердән бит ул! Ирем белән үлән ташыдык, мин грузчик булып йөрдем, ул тракторда йөрде, шунда тракторга өйрәтте. Миңа тракторын бирә иде дә, үзе ял итә торган иде. Элек ял да, бәйрәм дә булмады бит инде. Арган чаклары булгандыр. Мотоциклны йөртергә дә, кияүгә чыккач, ирем өйрәткән иде. Квадроцикл белән чагыштырам да, моңарчы йөртеп караган техникалар арасында иң яхшысы - ул. Җиңел генә кабына, бөтен эшне эшли, бик шәп йөри. Улларым бер скутер да алып кайткан иде, анысына утырырга курыктым, ә монысы - бик уңайлы. Әле әбиләрне төяп, бөрлегәнгә, җиләккә дә алып барам. - Бензинны күп ашыймы соң? - Күпме ашаганын белмим - малайлар үзләре алып кайтып, тутырып торалар багын. Шунысы да бар - пенсиядә булса да, Розалия апа эшсез тормый. Авылдагы су башнясын карау кебек җаваплы эшне дә аңа йөкләгәннәр. Авылдашлары әйтүенчә, карчык үз эшенә бик җаваплы карый: моңа кадәр насослар янып чыгып интектергән булса, Розалия апаның ике ел эшләве дәверендә мондый хәл бер мәртәбә дә күзәтелмәгән! Айгөл ЗАКИРОВА beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев