Эчәклектәге яман шешкә каршы вакцина ясый башладылар
Вакцина Россиядә ясалган.
Россиядә эчәкләрендә яман шеш булган беренче 5 кешегә илебездә эшләнгән вакцина ясаганнар.
Федераль медицина-биологик агентлыгы (ФМБА) башлыгы Вероника Скворцова әйтүенчә, бу вакцинаны тагын 35 кеше көтә.
Вакцинация март аенда башланган. Шуннан бирле беренче авыруга эчәктәге яман шешкә каршы алты тапкыр вакцина ясаганнар. Вероника Скворцова әйтүенчә, әлегә авырулап вакцинаны яхшы кичерә, ул организмга куркыныч тудырмый, белгечләр исәп тотканча, иммунитетны эшкә җигә. «Нәтиҗәсенә килгәндә, кимендә 6 ай күзәтергә кирәк булачак», – дигән ул.
Моңа кадәр агентлык җитәкчесе сөйләп үткәнчә, Россиядә эчәктәге онкологиягә каршы ике вакцина – пептидлы («Онкопет») һәм мРНК-вакцина эшләнгән. Алар икесе дә иммунитетны яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшкә «җигә».
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев