Ефремов  үз гаебен таныды
Яңалыклар тасмасы

Ефремов үз гаебен таныды

Актер Михаил Ефремов бүгенге суд утырышында 57 яшьлек курьер Сергей Захаров һәлак булган юл-транспорт һәлакәтендә үз гаебен таныды, дип хәбәр итә «Медуза» хәбәрчесе. "Мин үз гаебемне таныйм", — дигән Ефремов суд утырышы башында. Ләкин аңа сүзен дәвам итәргә бирмәгәннәр.

31 август утырышында исә Михаил Ефремов  үзен эчүчелектә гаепләде, ләкин авриядә гаебен танудан баш тарткан иде.   "Мин гаеп эчкечелектә. Әмма Бөек Октябрь революциясе өчен бөтен гаепне үз өстемә алырга теләмим", - дигән иде ул чакта 

 

Фото ачык чыганаклардан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев