ЕГЭ кайчан башлана?
Графигы билгеле.
11 сыйныфны тәмамлаучылар 23 майдан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра башлый. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. ЕГЭ 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
23 май — тарих, рус әдәбияты, химия;
27 май — математика;
30 май — рус теле;
2 июнь — җәмгыять белеме, физика;
5 июнь — биология, география, чит телләр;
10 һәм 11 июнь — чит телләр, информатика.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев