Экстрим спорт сезоны ачыла
9 июньдә шәһәребездә җәйге спорт сезоны ачыла. Әлеге уңайдан Гренада һәм "Җиңү" паркларында бәйрәм чаралары оештырыла. Сәламәт һәм актив тормыш рәвешен алып барырга яратучы барлык чаллыларны анда сәгать икедән көтеп калалар.
Яшьләр өчен ул көнне экстрим һәм ял паркы территорияләре буенча мастер-класслар оештырып, футбол, баскетбол, паркур, кроссфит һәм скейтборд буенча ярышлар үткәрәчәкләр. Аларда яшьләр һәм яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр, төрле субкультура вәкилләре, яшүсмерләр катнашыр дип көтелә. Моннан тыш паркта җырлы-биюле матур күңел ачу программасы да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев