Ел ахырына кадәр тагын 3 кыска эш атнасы
Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итте.
Якындагы кыска эш атнасы июньдә көтелә. Эш көннәре 8 июньнән 11 июньгә кадәр булачак, 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтеләчәк. Гомумән алганда, россиялеләр өч көн рәттән ял итә алачак.
Аннан соңгы кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.
Тагын бер кыска эш атнасы ел ахырында көтелә. Россиялеләр 28-30 декабрьдә эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне булачак, шуннан соң Яңа ел каникуллары башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев