Эрик Хәйруллин - «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте җитәкчесе
Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул бүгеннән вазифаларына кереште.
Эрик Хәйруллинга 50 яшь. Ул Кама Дәүләт политехник институтында «Менеджмент», КФУда «Юристпруденция» белгечлеге алган. «Вечерние Челны» газетасы редакторы, «КАМАЗ-Мастер» командасының пресс-атташесы булып эшләде.
2024 елда «КАМАЗ» ГАҖнең визит үзәге директоры булды.Аңа кадәр «КАМАЗ-Мастер» командасының маркетинг бүлеге җитәкчесе, «КАМАЗ-Автоспорт» оешмасының маркетинг һәм PR-коммуникацияияләр буенча җитәкче урынбасары булып эшләде. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр автогигантның матбугат хезмәтен җитәкләгән Олег Афанасьев 2025 елның декабрендә компания генераль диреткорының аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев