Эш урынында сәламәтлекне ныгытып буламы?
775
0
Була. Табиб гади ысулы белән бүлеште.
"Житәрлек йокласагыз да, һәрвакыт арыганлык сизәсезме? Еш салкын тиюләр яки хроник авыруларның кискенләшүе борчыймы? Бәлки сәбәп аз хәрәкәтләнүдәдер? Бүгенге заманада, көннең күп өлешен эш өстәле артында утырып уздырганда, аз хәрәкәтләнү сизелмичә генә җитди проблемага әверелә. Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек өчен физик активлыкның никадәр мөһим булуын бәяләп бетерми. Ә бит аның файдасы бик зур һәм күпкырлы", – ди Дәвалау-физкультура диспансерының бүлек мөдире, табиб-методист Виталий Ночевкин.
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Шул уңайдан сүз эш урынында сәламәтлекне ныгытуга, утырып эшләүнең тискәре нәтиҗәләрен булдырмау турында булачак.
"Сигез сәгать буена офис креслосында, станок янында яки руль артында эшләү аз хәрәкәтләнүгә китерә, ә бу үз чиратында җитди сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Буын, ашкайнату һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары барлыкка килә", – ди Виталий Ночевкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада 1,8 миллиардка якын өлкән яшьтәге кеше физик активлык җитмәү сәбәпле авырулар куркынычы астында. Бу борчылу өчен сәбәп, чөнки без еш кына сәламәтлегебезне югалтканыбызны сизми дә калабыз.
Ни өчен эш урынында гимнастика ясау мөһим?
Дәвамлы эштән соң хәрәкәтәнеп алу бик зур файда китерә:
- кан әйләнешен яхшырта,
- эмоциональ йөкләнешне киметә (физик күнегүләр стрессны һәм киеренкелекне бетерергә ярдәм итә),
- умыртка баганасына һәм буыннарга йөкләнешне киметә,
- организмда алмашу процессларын нормальләштерүгә булыша,
- эшкә сәләтлелекне арттыра.
Эш урынындагы гимнастиканы ничек оештырырга?
• Даимилек – уңышның ачкычы! Көнгә 2 тапкыр, кимендә 10 минутка гимнастика ясау тәкъдим ителә: беренче тапкыр – көннең беренче яртысында, икенчесе – көннең икенче яртысында.
• Гимнастика өчен бернинди махсус таләпләр юк! Шөгыльләнү өчен махсус кием һәм аяк киеме кирәкми. Гимнастиканы һәркем башкара ала.
• Гадилек һәм нәтиҗәлелек! Күнегүләр комплексы гади һәм югары физик активлык таләп итми.
• Тәкъдим ителгән күнегүләр: урында йөрү, гәүдәне алга, уңга, сулга бору, җилкә мускуллары өчен күнегүләр, башны уңга, сулга бору, һәм башкалар.
• Күзләр турында онытмагыз! Компьютерда эшләгәндә, күзләр өчен күнегүләрне комплекска кертергә кирәк.
• Технологияләр ярдәмгә! Телефонда физкультминутка турында искә төшерү функциясен эшләтегез. Бу даими тәнәфесләр турында онытмаска ярдәм итәчәк.
"Эш урынындагы гимнастика – яхшы башлангыч, әмма шуны аңлау мөһим: бу эш урынында сәламәтлек турында кайгыртуга комплекслы якын килүнең бер өлеше генә. Физик активлык белән беррәттән сәламәт һәм дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, уңайлы хезмәт шартлары тудыру һәм уңай психологик мохитны саклау турында истә тотарга кирәк. Даими профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Кеше гомеренең шактый өлешен эштә уздырганын исәпкә алып, сәламәтлек турында эш вакытыннан тыш кына түгел, ә эш көне дәвамында да кайгырту мөһим. Без оешма җитәкчеләренә эш урынындагы гимнастиканы хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау буенча корпоратив программаларның бер өлеше итеп кертергә тәкъдим итәбез. Дәвалау-физкультура диспансеры да шәһәр оешмаларында мондый корпоратив программаларны актив рәвештә кертә һәм гамәлгә ашыра. Анда эш урынындагы гимнастика мөһим урында тора!" – ди сөйли табиб Виталий Ночевкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев