Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Рөстәм Гатин Донецк һәм Луганскидан эвакуацияләнгән халыкка ярдәм итәргә әзер булуын әйтте

Чаллы эшмәкәре, мохтаҗларга ярдәм итү үзәген оештыручы һәм җитәкчесе рөстәм Гатин үз ярдәмен тәкъдим итте.

«Безнең оешма ЛНР һәм ДНРдан килүче гражданнарга булышырга әзер. Без аларга кайнар азык, кием, социаль хезмәткәрләр, юрист, психолог киңәшләрен тәкъдим итә алабыз. Моннан тыш без әлеге гражданнарны эш белән дә тәэмин итүдә булышлык күрсәтә алабыз», – дип сөйли Рөстәм Гатин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга бер меңнән артык кеше килүе көтелә.

 - Чаллыда эвакуацияләнгән халыкны «Жемчужина» санаториена һәм Камазжилбыт тулай торагына урнаштырачакбыз. Тулай торакта алар өчен 270 урын әзерләнгән инде, - дип хәбәр итте Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качаклар