Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшсез калучыларга җәмәгать эшләрен тәкъдим итәчәкләр

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова журналистлар белән узган пресс-конференциядә эш бирүчеләрне булачак кыскартулар турында кичекмәстән хәбәр итәргә чакырды.

Шулай ук ул предприятияләргә «Россия эше» платформасында теркәлергә кирәклеге турында әйтте. 
– Әлеге оешмаларга дәүләт тарафыннан төрле яклап ярдәм күрсәтеләчәк. Кыскартылган эшчеләрне укыту каралган. Моннан тыш эшсез шәһәрдәшләребезгә җәмәгать эшләре дә тәкъдим ителәчәк. Әмма бу ярдәм предприятиеләргә «Россия кадрлары»нда теркәлгән очракта гына биреләчәк, – дип ассызыклады Татьяна Быданова. 

Чаллыда бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 0,35 процент тәшкил итә, эш белән тәэмин итү үзәгендә 983 кеше тора, үзәктә 6 меңнән артык вакансия бар. 

– Эшсез калган кешеләр кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итеп, башка оешмага вакытлыча эш белән тәэмин ителәчәк, яки минималь хезмәт хакы күләмендә түләү белән җәмәгать эшләренә җибәреләчәк, – диде ул.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев