Фаҗига хезмәттәше күз алдында килеп чыкты.
Яңа шәһәрнең 25нче комплексында 50 яшьлек ир-ат вафат булды. Ул 9 сәгатьтә эшкә барганда хезмәттәшен үзенең чит ил машинасында алырга кергән. Алар шәхси предприятиедә бергә эшләгәннәр. Юлда машина йөртүченең хәле кинәт начарланган. Урынга килгән Ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслаган. Үлем сәбәбе медицина экспертизасыннан соң билгеле була.
Нет комментариев