Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшләүче пенсионерларның декабрьдә пенсиясе арта

Бу хакта Россия Социаль фонды җитәкчесе Сергей Чирков хәбәр итте.

Россия Социаль фонды җитәкчесе  Сергей Чирков декабрьдә эшләүче пенсионерларның пенсиясе артуын хәбәр итте. 

Социаль фонд киләсе елның январыннан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләүне яңарта. Әмма Яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле, кайбер россиялеләргә январь пенсияләрен декабрьдә күчерәчәкләр.   

«12 январьга кадәр пенсия алучыларга түләүләр декабрь азагында башкарылачак. Башка көннәрдә пенсия алучы гражданнарга акча 2025 елның январьның тиешле  даталарында түләнәчәк», – ди Чирков.

Киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга  җитәргә мөмкин.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация