Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Рифкать Миннәхмәтов: «Иренмәскә кирәк! Эшләсәң, эш җитәрлек»

Тәвәккәл, ихтыярлы, үз көченә нык ышанган кешеләр генә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә ала. Аларның кайберләре хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә саллы өлеш кертәләр – бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары уздыруда булышлык итәләр.

Редакциябезнең дә шундый тугры, ярдәмчел дуслары бар. Бүгенге сүзебез Чаллы эшмәкәре, 30 елдан артык мебель тышлау белән шөгыльләнүче Рифкать әфәнде Миннәхмәтов турында.

Рифкать Миннәхмәтов тумышы белән Мамадыш районының Түбән Ушмы авылыннан. Чаллыга абыйсы (хәзер мәрхүм инде) чакыруы буенча 1979 елда килә һәм төпләнеп кала. 

– Чаллыга килгәч, «РИЗ» заводында эшли башладым. Әмма озак эшләргә туры килмәде, ремонт эше минеке түгел идеме, белмим, күңел иҗатка тартылды. Мин яраткан шөгылемә тотындым – агачтан кисеп, төрле эшләнмәләр ясый башладым. Хәтта текә кафелар безгә паннолар ясарга заказ бирә башладылар. Менә шуннан рәсем эше белән җитди шөгыльләнә башладым. Заказлар да күп иде. Тик агач эше тора-бара кирәкми башлады. Башка төрле нәрсә уйларга кирәк булды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Рифкать әфәнде Чаллы Педагогия университетының сәнгать-графика факультетына укырга да кереп карый, тик аны тәмамламый. Үзе бу турыда:

– Ниндидер нәкыш стилендә картиналар яисә портретлар ясарга өйрәнмәдем, аның мөмкинлеге дә булгандыр, тик теләгем юк иде. Мин күбрәк агачтан кисү белән шөгыльләндем, күңел шуны куша иде. Үз-үземне эзли башладым, – ди.
Бүгенге көндә эшлекле ир-ат мебельләр тышлау белән шөгыльләнә. Бу кәсептә хезмәт куюына 30 елдан арткан инде.

– Элек тә, хәзер бигрәк тә, кеше яңа диван, сафа, карават сатып алуга караганда искесен яңача тышлап куюны кулай күрә. Минем үземнең бригадам бар. Элегрәк махсус цех бар иде, тик аны бетердек. Күбрәк клиентларның өендә үк эшлибез. Алдан килеп мебельне карап китәбез, эшне билгелибез, клиент белән тышлык материалын сайлыйбыз. Аннары берникадәр вакыт узгач, махсус бригада белән килеп, мебельне тышлап куябыз – өр-яңа була да куя. Салоннар да кирәк түгел. Кеше теләгән җиһазның фотосын күрсәтә ала. Яңарткан мебельләрнең исәбе-хисабы юк! Кибеттән сатып алганнан да әйбәтрәк чыга! Син бит аны берничә ел элек ныклы, әйбәт булганга сатып алгансың, без исә шушы сыйфатлы мебельне яңартып, матурайтып, яңача төсмер биреп, кирәк икән, тыгызлап та куябыз! Кул астымда 4-5 кеше эшли, җитә дип саныйм. Кемдер клиентның өенә барып «эш фронты» билгеләп кайта, кемнәрдер тышларга килә, үз машина йөртүчебез бар. Клиентлар «сарафон радиосы» аша табыла. Конкурентлар гел бар иде. Әмма гел җиңеп килдем аларны. Бер җирдә генә утырып тормыйм, шәһәрдә заказ азайса, районнарга чыгып китәм. Тукай, Зәй, Минзәлә, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск яклары белән эшлибез, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 
Рифкать абыйның эшен дәвам итүче бар – бердәнбер улы Элдар. 

– Әле мәктәптә укый иде. Хәтерлим, зуррак заказлар булганда дәресләреннән сорап китеп, мебель тышлау серләренә, нечкәлекләренә төшендерә идем үзен. Бүгенге көнгә кадәр рәхмәт укый. Бергә эшләмибез. Ул үзенчә, мин үземчә эшлим. Эшләсәң, эш җитәрлек. Ялкауланырга гына ярамый! Заманалар җиңел түгел! Искергән мебельдән яңаны ясатып, клиентлар акча мәсьәләсендә дә плюста кала. Гаилә бюджетына шактый экономия була, – ди Рифкать Миннәхмәтов. 

Тәҗрибәле эшмәкәрдән бизнес ачу буенча киңәшләр:

– ялкауланмаска;
– күп эшләргә;
– максат куеп, планлы эш йөртергә;
– заказ үзе килә дип, көтеп тормаска; 
– кирәк икән, җәяү чыгып китеп, клиентлар эзләргә;
– үз-үзеңне рекламаларга;
– кеше белән матур сөйләшергә, хәленә керә белергә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев