Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эсседә эчә күрмәгез! Иң зыянлы эчемлекләр

Диетологлар сок эчкәнче, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә киңәш итә.

Зыянлы эчемлекләр исемлегендә беренче урында баллы газлы сулар. Алар сооставында тиз углеводларның артык күп булуы, аларны сәламәтлек өчен гаять зыянлы итә. 0,33 күләмле бер шешә шундый эчемлектә 6,5-8 кисәк шикәр булырга мөмкин. Ул сусауны басмый, ә эчәсе килүне көчәйтә генә. Моннан тыш, эчемлек белән бергә бик күп калория керә.  Шикәрсез газлы сулар да файдалы түгел. Алардагы углекислый газ ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра, аның моторикасын начарайта һәм күбендерә. 

Эри торган кофе да кара исемлеккә эләккән. Ул пешереп эчә торганына караганда зыянлырак түгел, ләкин сәнәгать эшкәртүе узганнан соң, андагы файдалы матдәләр шактый кими. Моннан тыш кофе организмнан кирәкле минераллар белән бергә сыеклыкны чыгара. Аны ач карынга эчү бигрәк тә куркыныч. Бу гастрит яки ашказаны җәрәхәте китереп чыгара. “3в1” кофесы турында гомумән онытырга кирәк. Аның составында шикәр бик күп, сөт алмаштыргычлар, хәтта пальма мае да бар.

Иң соңгы урында пакетлы соклар. Мондый эчемлекләр баллы газлы сулардан составларында углекислый газ булмавы белән генә аерылып торалар. Аларда да шикәр шактый күп һәм витаминнар бик аз. Диетологлар пакетлы сок эчкәнче, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә киңәш итә. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев