Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эт тешләгән баланың әтисе “Шәһри Чаллы”га интервью бирде - ВИДЕО

Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә Тукай районының Новотроицкое авылында өч яшьлек балага эт ташлана. Ерткыч сабыйның борынын тешли. Аннары әти кешедән куркып кача. Хәзер малай хастаханәдә әтисе белән ята.

Бүген без әлеге вакыйгага ачыклык кертү максатыннан, аның әтисе Руслан Шакиров белән элемтәгә кердек.

Мусаның әтисе белдерүенчә, алар көндезге 3 ләр тирәсендә капка төбенә кар көрәргә чыгалар. Бу вакытта урамда йөрүче ике этнең берсе читтәрәк уйнап йөргән малайга ташлана. Әтисе атылып килеп җитә һәм йөзе канга баткан баласын күреп ала. 
«Минем янымда олы кызым һәм күршем дә бар иде. Ул бу хәлләрне видеога төшереп алды. Этләр безнең арттан чабып, ишегалдына керде. Мин аларны ябып куйдым. Баланы тиз генә машинага утырттым да, Чаллыга хастаханәгә киттек. Башта БСМПга кердек, анда безне “балаларны алмыйбыз” дип кире бордылар. КДМЦда кабул иттеләр, оператив рәвештә карап, яраны тектеләр. Без хәзер дә хастаханәдә, тик безне чыгарырлар дип уйлыйм, чөнки баланың хәле начар түгел”, - ди малайның әтисе.

Руслан Шакиров: “Этнең муенчагы бар иде. Димәк аны кемдер чыгарып җибәргән булган. Ник? Бу кеше битарафлыгы өчен тулысынча җавап бирергә тиеш. Чөнки этләр теләсә кемгә ташланырга мөмкин бит. Өстәвенә, хәзер язга таба аларның “туй” вакыты”, - ди ул.  “Аллага шөкер, безнең очракта балага җитди зыян килмәде. Дөрес, йөзендә яра эзе мәңгегә калачак. Шуңа күрә мин бүген яхшы пластик хирурглар табасым килә. Акчасын да түлим, иң мөһиме - баланың йөзен мөмкин кадәр төзәтергә булышсыннар иде. Аннары психологик ярдәм дә кирәк булыр, дим. Көчле психологлар булса, аны да кире какмас идек. Кечкенә чагымда үземне дә эт тешләгәне булды. Ул чакта әти-әниләр әллә ни игътибар бирмәгән иде. Ә мин үзем бу вакыйгага җитди карыйм. Бу хәл Мусаның күңеленә кереп калмасын, этләрдән курыкмасын иде. Мин моның өчен бөтенесен дә эшләячәкмен. Билгеле, бу очракта мин үземне гаепле саныйм һәм бөтен ата-аналарга балаларын үзләрен генә урамга чыгарып җибәрмәүләрен сорыйм. Урам тулы этләр, хуҗасыз этләр. Аларның кемнеке булуын беркем дә ачыклый алмаячак".

Новотроицкое җирлеге башлыгы кичә үк Шакировларга чыккан. Ярдәм итәргә әзерлеген белдергән. “Мин мохтаҗ түгел, шуңа күрә ярдәм сорамадым”, - ди Руслан Шакиров. Аның сүзләренә караганда, җирлектә сукбай этләр бик күп. Аларны тоталар дип тә әйтәләр, тик кимегәннәре күренми. Күп очракта шәһәр халкы җәй көне бакчаларда этләр тоталар да кышкылыкка калдырып китәләр. Шәһәр яны районының бу бик зур проблемасы. “Бу очракта кабатлап әйтәм - бөтен җаваплылык ата-аналар өстендә! Балаларны кулдан ычкындырмаска һәм этләрдән ераграк йөрергә кирәк. Безнең кибет янында этләр күп. Кайбер кешеләр аларны алып килеп ашата, ияләштерә. Аларның әле ветеринар яктан тикшерелгән булуы да икеле”, - ди Руслан. 

Әлеге вакыйганы безнең хәбәрчеләребез урынында өйрәнә. Новотроицкоедан репортаж көтәбез. Анда 3 яшьлек бала зыян күргән фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячакбыз.

P/S/ Бу теманы алдарак та язган идек. Сылтамага басып укый аласыз.

1. Өч яшьлек баланы эт тешләгән

2. Эт тешләгән баланың әти-әнисе ярдәм сорый

3. Йортсыз этләргә очрасаң, аларны аулау буенча нинди телефоннарга шалтыратырга була?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью