Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Файдаланмаган ял: кемгә компенсация тиеш?

Компенсация нинди очракларда бирелә?

Татарстанлылар календарь елында 28 көнгә түләүле ялга китә ала. Кайбер очракларда түләүле ял артырга да мөмкин. Ә файдаланмаган ял өчен компенсация каралган. 

Билгеле булганча күпчелек кеше 28 көн ял итә. Аның бер өлеше 14 көннән ким булмаска тиеш. Ә калганын кеше үзе теләгәнчә үткәрә ала. Әгәр хезмәткәрнең ел узгач, түләүле ял көннәре файдаланмый калса, аны киләсе елга күчерергә яисә компенсация алырга мөмкин. 
Компенсацияне хезмәткәр эштән киткәндә алала. Чөнки киләсе елда ул калган отпускасын файдалана алмый. Кешенең файдаланмаган отпускасы 28 көннән артса (берничә ел тиешле 28 көнне ял итмәсә) ул компенсациягә өметләнә ала. Компенсацияне аз көннәргә дә бирергә мөмкиннәр. Бу эш бирүче белән килешеп эшләнә. 

Файдаланмаган отпускны компенсациягә алыштыру йөкле хатын-кызларга һәм балигъ булмаган яшүсмерләргә, шулай ук зарарлы һәм куркыныч эштә эшләүчеләргә кагылмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компенсация түләүләр отпуск