Чәчәк үстерүче төзүче
8 мартка кадәр әле бер айга якын вакыт бар, әмма аңа әзерлек инде башлады.
Шәһәрдәшебез Фаил Фәттахов лалә чәчәкләрен үзе үстерә башлаган. Быел ул 7 меңгә якын суганча утырткан. Әлеге шөгыле турында тулырак безгә дә сөйләде.
- Фаил, чәчәкләргә мәхәббәт каян килде, сез бу өлкәдә эшлисезме әллә?
- Юк, минем төп һөнәрем төзелеш белән бәйле, чәчәк үстерү хобби гына. Үсемлекләрне яратам, үзем өчен микроүсентеләр дә үстереп караган бар, участокта чәчәкләр үстерәм. Хәзер лаләләр белән кызыксындым, үстереп карыйсы килде. Бик авыр да түгел, зур бина да кирәкми. Розалар да үстереп карар идем, әмма анысы катлаулырак, грунт кирәк.
- Аңлавымча, лаләләрне быел гына үстерә башламадыгыз?
- Былтыр беренче тапкыр утырттым. Тәҗрибә өчен 1500 суганча сатып алдым. Әлбәттә хаталар булды. Кемдер өйрәнү өчен акча түли, мин исә тәҗрибә белән түләдем. Эшләп карамыйча аңлап булмый бит. Хәзер шул хаталарны булдырмаска тырышам. Суганчаларның 5-7 % болай да брак белән килә. Быел исә тәвәкәлләп 7 мең данә суганчага заказ бирдем.
- Әле чыгымнар да әз түгелдер. Суганчаларны сатып аласы, үстерә торган урынны җылытып торасы бит?
- Чыгымсыз берни дә башлап булмый. Мин гидропоникада үстерәм, су күп китә. Су күп булып җилләтеп тормасаң, гөмбәчек барлыкка килә. Аны булдырмас өчен вентиляторлар кушам. Суровкада кечкенә генә бина ясап куйдым, аны җылыттым. Анда билгеле һава температурасы булырга тиеш. Суганчаларны арадашчы аша алам, Голландиядән турыдан кайтартыр өчен күләмем зур түгел. Алып кайткан өчен дә түлисе. Шулай да керемле бизнес.
- Бу сезонлы бизнес дисез, эшләр кайчан башлана?
- Чәчәкләр 8 мартка өлгерсен өчен хәстәрен алдан күрәсе. Суганчалар декабрь уртасында кайтып җитте. 23 декабрьдә аларны тамырландырырга утырттым, моңа бер ай кирәк. Суганчалар караңгы бүлмәдә +5 градуста торды. Өч көн саен суларын алмаштырып тордым. 23 январьдән температураны арттыра башладым, яктылык кабыздым, баш төртә башладылар. Әле кичә карадым, инде чәчәккә бөреләнергә торалар, әлегә кечкенәләр, 8 мартка өлгерерләр.

- Бәйрәмнәрдә супермаркетларда да лаләләр күп сатыла, сезнеке алардан аерыламы?
- Былтыр игътибар иттем, чагыштырып та карадым. Кибетләрдәге лаләләрнең чәчкәләре кечерәк, үзләре дә кыскарак. Былтыр минем чәчәкләр 5-7 сантиметрлы иде, сабаклары 55-60 см иде. Чәчәкләр эре иде. Аларның сортлары төрле була бит. Төсләре дә төрле. Быел мин ал, ак, сарының ике сортын, кызыл-сары төслеләрен утырттым.

- Сезгә берәрсе булышамы?
- Әти-әниләр шунда яши, күз-колак булып торалар. Үзем ике көнгә бер барып карыйм, тиешле эшләрне башкарам. Нигездә барысын да автоматлаштырырга тырыштым. Ут та җылылык та автомат рәвештә кабына, сүнә, таймерлар куйдым.
- Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйсызмы?
- Әйе, зуррак теплица төзеп лаләләрне күбрәк үстерәсе килә. Киләчәктә кыяр, помидор да утыртып карар идем.
- Эшегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев