Фәнизә Нәгыймова: «СВОдагы егетләргә үләннәр киптерә башладык»
Чаллы активисты башкаларны да бу эшкә кушылырга чакыра.
Шәһәрдәшебез Фәнизә Нәгыймова хәрби операциядәге егетләребез өчен төрле продуктлардан тиз пешә торган коры ашлар әзерли, окоп шәмнәре ясый (моннан укый аласыз). Хәзер исә үләннәр киптерү белән дә шөгыльләнә башлаган.
"Хәзер бакча сезоны. Шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итәм: безгә булышсалар иде. СВОдагы солдатларыбызга коры ашлар әзерләр өчен күп яшел үлән кирәк. Укроп, петрушка, базилик киптерсәгез иде. Моннан тыш хәрбиләргә тәмле чәйләр дә әзерләп җибәрәбез. Моның өчен карлыган, кура җиләге, чия яфраклары, жасмин чәчәкләре дә киптереп куйсагыз була", - ди Фәнизә Нәгыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев